The full dataset viewer is not available (click to read why). Only showing a preview of the rows.
The dataset generation failed
Error code:   DatasetGenerationError
Exception:    CastError
Message:      Couldn't cast
url: string
title: string
article_summary: string
article_text: string
source: string
source_type: string
topics: string
created_date: string
-- schema metadata --
pandas: '{"index_columns": [], "column_indexes": [], "columns": [{"name":' + 1015
to
{'url': Value(dtype='string', id=None), 'title': Value(dtype='string', id=None), 'article_summary': Value(dtype='string', id=None), 'article_text': Value(dtype='string', id=None), 'source': Value(dtype='string', id=None), 'source_type': Value(dtype='string', id=None), 'topics': Value(dtype='string', id=None), 'created_date': Value(dtype='string', id=None), 'lang_id': Value(dtype='string', id=None)}
because column names don't match
Traceback:    Traceback (most recent call last):
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 1492, in compute_config_parquet_and_info_response
                  fill_builder_info(builder, hf_endpoint=hf_endpoint, hf_token=hf_token, validate=validate)
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 683, in fill_builder_info
                  ) = retry_validate_get_features_num_examples_size_and_compression_ratio(
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 602, in retry_validate_get_features_num_examples_size_and_compression_ratio
                  validate(pf)
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 640, in validate
                  raise TooBigRowGroupsError(
              worker.job_runners.config.parquet_and_info.TooBigRowGroupsError: Parquet file has too big row groups. First row group has 379266330 which exceeds the limit of 300000000
              
              During handling of the above exception, another exception occurred:
              
              Traceback (most recent call last):
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/builder.py", line 1995, in _prepare_split_single
                  for _, table in generator:
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 797, in wrapped
                  for item in generator(*args, **kwargs):
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/packaged_modules/parquet/parquet.py", line 97, in _generate_tables
                  yield f"{file_idx}_{batch_idx}", self._cast_table(pa_table)
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/packaged_modules/parquet/parquet.py", line 75, in _cast_table
                  pa_table = table_cast(pa_table, self.info.features.arrow_schema)
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/table.py", line 2302, in table_cast
                  return cast_table_to_schema(table, schema)
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/table.py", line 2256, in cast_table_to_schema
                  raise CastError(
              datasets.table.CastError: Couldn't cast
              url: string
              title: string
              article_summary: string
              article_text: string
              source: string
              source_type: string
              topics: string
              created_date: string
              -- schema metadata --
              pandas: '{"index_columns": [], "column_indexes": [], "columns": [{"name":' + 1015
              to
              {'url': Value(dtype='string', id=None), 'title': Value(dtype='string', id=None), 'article_summary': Value(dtype='string', id=None), 'article_text': Value(dtype='string', id=None), 'source': Value(dtype='string', id=None), 'source_type': Value(dtype='string', id=None), 'topics': Value(dtype='string', id=None), 'created_date': Value(dtype='string', id=None), 'lang_id': Value(dtype='string', id=None)}
              because column names don't match
              
              The above exception was the direct cause of the following exception:
              
              Traceback (most recent call last):
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 1505, in compute_config_parquet_and_info_response
                  parquet_operations, partial, estimated_dataset_info = stream_convert_to_parquet(
                File "/src/services/worker/src/worker/job_runners/config/parquet_and_info.py", line 1099, in stream_convert_to_parquet
                  builder._prepare_split(
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/builder.py", line 1882, in _prepare_split
                  for job_id, done, content in self._prepare_split_single(
                File "/src/services/worker/.venv/lib/python3.9/site-packages/datasets/builder.py", line 2038, in _prepare_split_single
                  raise DatasetGenerationError("An error occurred while generating the dataset") from e
              datasets.exceptions.DatasetGenerationError: An error occurred while generating the dataset

Need help to make the dataset viewer work? Make sure to review how to configure the dataset viewer, and open a discussion for direct support.

url
string
title
string
article_summary
string
article_text
string
source
string
source_type
string
topics
string
created_date
string
lang_id
string
https://www.azatliq.org/a/rustam-mulyukov-hokeme-yomshartilmadi/32901386.html
"Мондый авыруны төрмәдә тотарга ярамый". Рөстәм Мөлековның хөкеме йомшартылмады
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә. Колония табиблары да азат итүне сорый. Ләкин хөкемдарлар нык тора.
9 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Навальныйның Уфадагы штабының элекке координаторы, активист Лилия Чанышеваның эше нигезендә мәхкәмә утырышы төгәлләнде. Чанышеваның хөкем карары катыланды - 7,5 еллык колония урынына 9,5 ел колония бирелде. Шушы эш кысаларында активист Рөстәм Мөлеков та хөкем ителгән. Беренче төркем инвалид Мөлековның 2,5 еллык колония җәзасы гамәлдән чыгарылыр, аны йорт сагына булса да күчерерләр дигән өмет бар иде. Кем ул Рөстәм Мөлеков? Атнасына өч тапкыр колониядән гемодиализга йөртелүче бу кеше үзенең азатлыгы өчен ничек көрәшә? "Ялганга корылган җинаять эшеннән соң оппозициягә китте" Рөстәм Мөлеков Башкортстанда 2015-2017 елларда сайлау кампанияләре барышында танылды. Аңа кадәр төзелеш һәм юридик эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. 2007 елда аңа мошенниклык белән бәйле берничә җинаять эше ачылды. 2010 елның сентябрендә Уфадагы мәхкәмә Мөлековны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм 550 мең штраф салды. Тикшерү барышында ул гаебен танымады, эш ялганга корылган дип барды. 2011 елда Мөлеков иреккә чыкты, 2013 елда аның хөкем карары вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды. "Шушы ялганга корылган эштән соң улым оппозиция эшчәнлегенә кереп китте, — дип сөйләгән иде былтыр активистның әнисе Алмира Мөлекова. – Бу нинди эш иде соң: аның ширкәте Уфа районы Подымалово авылында йортлар төзеде һәм алар җирле авыл биләмәсе һәм район түрәләренә ришвәт бирергә теләмәде. Рөстәмнең милкен, бизнесын тартып алдылар һәм озакка утыртырга теләп, ялган җинаять эше кордылар. Аның гаепсезлек дәлилләре, шул исәптән полиция хезмәткәрләре уздырган экспертиза нәтиҗәләрен мәхкәмәләр исәпкә алмады. Алай гына түгел, ул елларда безнең гаиләгә карата элекке һәм хәзерге полиция хезмәткәрләре җинаять кылды. Акча таләп итүләр дә булды, Рөстәмне кыйнаулар да. Безнең машинаның тормоз шлангларын берничә тапкыр кистеләр, шуның аркасында мин кешеләр өстенә менә яздым. Бу эшләрнең барысы да Уфаның Орджоникидзе районында булды, шушы ук районның полициясе "тикшерде" дә. Аннары улыма мошенниклык турында җинаять эше ачтылар. Безнең мөрәҗәгатьләрдән соң берничә җинаять эше ачылды, ләкин әкренләп алар ябылып бетте. Алмира Мөлекова сүзләренчә, төрмәдән чыккач, улы бизнесын кайтарырга тырышып карый, ләкин килеп чыкмый. Рөстәм Мөлеков "Русиядә инкыйлаб ясарга котырта" Җинаять эзәрлекләнүеннән соң Рөстәм Мөлеков иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлый. Аерым алганда, сайлауларда күзәтүче булып эшли. 2016 елның көзендә Дума сайлаулары барышында "Яблоко" фиркасеннән күзәтүчеләр буларак Мөлеков һәм Станислав Чайченко төрмә киемендә Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага видеомөрәҗәгатьләр яздыра. Анда алар Уфаның Дим районы сайлау участогында хәрәмәләшүләр турында, Үзәк сайлау комиссиясеннән Башкортстанга җибәрелгән тикшерү комиссиясенең бу хәрәмләшүләргә күз йомуы турында сөйләде. 2017 елның 12 июнендә Рөстәм Мөлеков Навальныйның Уфа штабы коррупциягә каршы уздырган митингында чыгыш ясады. Ул түрәләрне каты тәныйтьләде, аларны хәтта "атарга" да чакырды. "Минем төзелеш бизнесымны тартып алдылар, машинамны яндырдылар, сигез кеше килеп мине тукмады, машиналарыбызның тормозларын бозып куйдылар, нәтиҗәдә әти-әнием юл казасында һәлак була язды. Канун бозучы түрәләрнең кулларын, аякларын сындырырга кирәк. Алар бездән куркырга тиеш. Без берләшергә тиеш. Бу халыкны талау гына түгел, илне дә талау!" диде ул чыгышында. Нәтиҗәдә 2019 елда Мөлековны Җинаять кодексының 280.1 маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә чакыру) нигезендә ике елга шартлы рәвештә хөкем итәләр. Аңа шулай ук өч ел дәвамында киңкүләм чараларда катнашу тыела. Шул ук елның августында экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән бер видеороликка репост ясау өчен бер сум штраф та салалар. БУ ТЕМАГА: "Безне урамнарга Навальный түгел, Путинның булдыксыз сәясәте чыгара" Лилия Чанышева эшенә кушу 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлеков һәм Навальныйның Уфа штабының элекке координаторы Лилия Чанышева Русия тикшерү комитеты "Коррупциягә каршы көрәш фондын" оештыручылар һәм хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эше фигурантларына әйләнә. 2021 елның ноябрендә Мөлеков фатирында тентү уздырыла. Аңа "Экстремистик җәмгыятьтә катнашу" турында гаепләү белдерелә. Соңрак бу эшне Лилия Чанышева эше белән берләштерәләр. Активистка шул ук 2017 елда ясаган чыгышы өчен ачыла бу эш, маддәсе генә башка була. Эш барышы белән таныш чыганак фикеренчә, Мөлеков эше Лилия Чанышевага тагын бер маддә тагу өчен кирәк булган. Чанышевага бу уңайдан Җинаять кодексының 280нче маддәсе (Экстремистик эшчәнлеккә өндәү) нигезендә яңа эш ачыла. "Мөлековны, Чанышеваны кебек үк, башта "Навальныйның зур эше"ндә фигурант итәләр, аннары аның эшен аерып алалар да, Чанышевага тагын маддә тагу өчен аның эшенә кушалар. Тикшерүчеләрнең бу маддә нигеәендә башка эпизодлары юк", дип аңлатты чыганак "Idel.Реалии"га. Тикшерүчеләр Лилия Чанышева Мөлековның митингта чыгышы турында алдан белгән дип саный — янәсе, ул турыдан-туры аның җитәкчелегендә эш иткән. Шулай итеп, "Мөлековның экстремистик эшчәнлеккә өндәүләрен Чанышева оештырган булып чыга", димәк "ул үзе дә экстремистик эшчәнлеккә өндәгән, ягъни РФ ҖК 280нче маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаятьне башкарган" диелә гаепләү бәяләмәсендә. Мөлеков гаебен танымады, чыгышында "инкыйлабка чакыру булмады", Чанышевадан бернинди дә күрсәтмәләр алмадым, ФБК планнарын белмәдем диде. 2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны РФ Җинаять кодексының 282.1 маддәне 2нче өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. БУ ТЕМАГА: "Русияне ирекле, тыныч, мәрхәмәтле ил итеп үзгәртик". Лилия Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде Колония табиблары азат итүне сорый, ләкин хөкемдар нык тора Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк. Аны Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала. Колония сәламәтлеге начар булу сәбәпле активистны азат итүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. 18 декабрьдә, Уфаның Ленин район мәхкәмәсе Мөлековны җәзасын үтәүдән азат итүдән баш тартты. 9 февральдә край мәхкәмәсендә утырыш булды, тик ул да активистны иреккә җибәрмәде. Хөкемдар Рөстәмне "психологик тикшерү" актын укыды. Имеш, ул февраль башында ясалган. Алмира Мөлекова сүзләренчә, әлеге актта "Мөлековның үз-үзен тотышында тайпылышлар бар, "җинаятьне кабатларга мөмкин", "иректәге тормышка уңышлы яраклаша алуы икеле" дип язылган. "Рөстәмне Пермь колониясенә былтыр 28 декабрьдә китерделәр. 17 гыйнварда аның белән күршетем һәм аның хәлен күреп, куркып киттем. Шешенгән, күз төпләре саргайган, күз кабаклары төшкән. Биш килограмм авырлыгын югалткан, 78 килога калган, ә аңа 80нән кимергә ярамый. Гемоглобины төшкән. Алып килгән ризык һәм дарулар белән аны бераз күтәрә алдык. Кан басымы 190га кадәр сикерә иде", дип сөйләде февраль башында Мөлековның әнисе Алмира ханым "Idel.Реалии"га. Аның сүзләренчә, колониядә хастаханә юк, ул авыр чирлеләр өчен яраклаштырылган камерада тотыла. Гемодиализга көн аралаш йөртәләр. Бер тапкыр барып кайту сигез сәгатькә сузыла: процедура үзе 4-5 сәгать бара, 2-3 сәгате юлга китә. Рөстәм Мөлековны азат итүне сорап Уфадагы тикшерү изоляторы да, колония хезмәткәрләре дә мөрәҗәгать итә. "Колония шартларында аңа ярдәм итү мөмкинлеге юк" ди алар. "Колония, табиблар моны раслый. Рөстәмгә дарулар, дөрес әзерләнгән ит, балык, яшелчә-җимешләр, чикләвекләр, үлән сулары кирәк. Бу әле витаминнар, дарулардан тыш. Аның витаминнары гына да бик күп, аларны анализларны контрольдә тотып кына эчәргә кирәк. Өйдә без бөтенесен вакытында эшли идек. Ә колониядә ничек эшлисең? Китерелгән дарулар, ризык һәм гемодиализ ярдәмендә Рөстәмне ничек тә тотып торабыз. Әмма колониядә тагын калса, белмим, күпме суза алырбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, гемодиализга бару өчен колония машина, йөртүче, табиб һәм өч сакчы бирә. Казнадан зур акчалар тотыла. Ни өчен? Рөстәмгә тагын да начаррак булсын өчен генәме?!", диде Алмира Мөлекова. БУ ТЕМАГА: Мәхкәмә Рөстәм Мөлековны азат итүдән баш тарткан, моны колония сораган иде Азат ителү өметләре акланмады Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды. Ягъни гаепләү мәхкәмә карарын - 7,5 елга иректән мәхрүм итүне - артык йомшак дип санады. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итте. 4 мартта, Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Лилия Чанышевага һәм Рөстәм Мөлековка ачылган җинаять эшен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә яңа апелляция каравына җибәрде. Лилия белән Рөстәмне янә Уфага тикшерү изоляторында китерделәр. 9 апрельдә узган мәхкәмәдә Чанышевага 9,5 елга колония хөкеме чыкты, Мөлековның хөкеме үз көчендә калды. Карар чыгар алдыннан Алмира Мөлекова улының азат ителүенә өметләнгән иде. "Ул I төркем инвалид. Андый авырулы кешене төрмәдә тотарга ярамый. Моны канун да, Русия хөкүмәте карарлары да сөйли. Йорт сагы булсын, колониягә генә булмасын", диде ул RusNews-ка. Әмма ананың өметләре акланмады. "Инде Навальный да юк, сайлаулар да узды. Азмы-күпме тынычландылар, Рөстәмне азат итәрләр, ә Чанышеваның мөддәтен арттырмаслар дип уйлаган идем. Хөкемдарларга ни булды? Бу канунсыз карар. Без шикаять итәчәкбез", диде соңрак Мөлекова. Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков җинаять эшләре 2021 елның көзендә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага һәм Рөстәм Мөлековка җинаять эше ачылды. 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте. Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар. Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. 7 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Рөстәм Мөлековны исә Җинаять кодексының 282.1 маддәсе 2 өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таптылар һәм 2,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Быел 9 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Лилия Чанышеваның хөкем карарын кырыслатты. Активистны 9,5 елга гомум тәртипле колониягә утырту карары чыкты. Рөстәм Мөлеков хөкеме шул килеш калды. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
кеше хокуклары
2024-04-15T00:00:49+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/32903840.html
Сәясәт. 100 политических понятий на татарском
Продолжаем изучать важную общественно-политическую лексику на татарском. В этом материале мы собрали самые часто используемые татарские политические понятия и термины.
Есть чем дополнить наши материалы? Хотите добавить свой вариант или нашли ошибку? Обязательно напишите нам на почту eydetat@gmail.com Будем рады любому отзыву! ОБЩИЕ ПОНЯТИЯ сәясәт – политика, сәясәтче – политик, дәүләт – государство, ил – страна, җәмгыять – общество, хокук – право, кеше – человек, личность, субъект, халык – народ, население, люди. ВЛАСТЬ, ОРГАНЫ ВЛАСТИ хакимият – власть, җирле хакимият – местная власть, хөкүмәт – правительство / правительственный, канун – закон, канон, канун өлгесе – законопроект, төп канун – главный закон, ил башлыгы – глава государства, дәүләт җыены – государственное собрание, башлык – руководитель, глава, урынбасар – заместитель, түрә – чиновник, сановник, вазифаи зат – должностное лицо, дәүләт хезмәткәре – государственный служащий, дәүләт эшлеклесе – государственный деятель, сәркатиб – секретарь, Дәүләт шурасы – Государственный совет, корылтай – собрание, съезд, идарә – управление, правление, җирле үзидарә – местное самоуправление, мәхкәмә – суд, илчелек – посольство, представительство, вәкил – представитель / доверенный, уполномоченный, утырыш – заседание, карар – решение, постановление, күрсәтмә – указание, установка, канун үтәү – соблюдение закона, канун үтәмәү – несоблюдение закона, ришвәтчелек – взяточничество, коррупция, җәза – наказание, акчалы җәза – денежное наказание, штраф, җинаять кодексы – уголовный кодекс. БУ ТЕМАГА: 100 главных слов общественно-политической лексики на татарском ВЫБОРЫ сайлау – выборы, сайлауда катнашу – участвовать в выборах, фирка – партия, намзәт – кандидат, сайлау бүлгесе – избирательный участок, сайлаучы – избиратель, сайлау кәгазе – бюллетень, тавыш бирү – голосовать, выбирать, җиңү – побеждать, одерживать победу, сораштыру – опрос, тавыш бирүчеләр саны – количество проголосовавших, явка, Үзәк сайлау комиссиясе – Центральная избирательная комиссия, күзәтүче – наблюдатель, хәрәмләшү – нарушения (на выборах), мошенничество, тавышларны урлау – кража голосов, сайлау нәтиҗәләрен тану – признать результаты выборов, сайлану – избраться (куда-то), мөддәт – срок, мөддәт тәмамлану – заканчивается срок, яңадан сайлау – перевыборы. БУ ТЕМАГА: Исторические термины и понятия на татарском [БОЛЬШОЙ СПИСОК] ОБЩЕСТВО сивил җәмгыять (гражданнар җәмгыяте) – гражданское общество, кеше хокуклары – права человека, иҗтимагый контроль – общественный контроль, иҗтимагый күзәтү – общественное наблюдение, матбугат – пресса, массакүләм мәгълүмат чарасы – средство массовой информации (СМИ), ватандаш – гражданин, ватандашлык – гражданство, ватандашлык алу – получить гражданство, ватандашлыктан баш тарту – отказаться от гражданства, гореф-гадәт – традиция, сыйныф – класс, урта сыйныф – средний класс, фәкыйрь катлам – бедный слой (населения), бай катлам – богатый слой (населения), иҗтимагый берләшмә – общественное объединение, оешма – организация, дәүләтнеке булмаган оешма – негосударственная организация, бәйсез оешма – независимая организация, чара – мероприятие, протест чарасы – протестное мероприятие, митинг, хуплау – поддержать, каршы чыгу – выступать против, резолюция кабул итү – принять резолюцию, ышанычсызлык белдерү – выразить недоверие, таләп итү – требовать, мөрәҗәгать итү – обращаться. БУ ТЕМАГА: 100 слов и фраз про экологию на татарском языке РЕЛИГИЯ дин – религия, дини берләшмә – религиозное объединение, гыйбадәтханә – храм, мәчет – мечеть, чиркәү – церковь, дөньяви – светский, дин әһеле – религиозный деятель, дин тотучы – приверженец религии, мөселман – мусульманин, христиан – христианин, яһүд – иудей, Аллага/Аллаһка ышанмаучы – неверующий в Бога, атеист, гыйбадәт – поклонение, молебен, религиозный обряд, дога – молитва. БУ ТЕМАГА: Икътисад. 52 экономических понятий на татарском Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке. Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое! Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​ БУ ТЕМАГА: Татарский для туристов: 75 фраз, которые понадобятся вам в Казани
azatliq
mass_media
полезное
2024-04-14T21:26:42+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/kazanning-gavrilov-uramindagi-aramalekne-saklauni-sorap-halik-uramga-chikti/32904804.html
Казанның Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклауны сорап халык урамга чыкты
Әрәмәлектә төзелеш башларга телиләр.
Бүген, 14 апрельдә, Казан шәһәренең Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклауны сорап янәшәдәге йортта яшәүчеләр, экология өчен битараф булмаган казаннар урамга чыкты. Бу хакта "Республикасы" Telegram-каналы хәбәр итә. 2020 елда әлеге территория тыюлык дип кабул ителде. Моңа карамастан, биредә күңел ачу үзәге төзергә телиләр, ди активистлар. "Әлбәттә, монда кешеләр киләчәк, чүп булачак, машиналар йөриячәк. Алга таба яр буен тулысынча яулап алырга ниятлиләр", дип белдергән экоактивист Юлия Булавко. Активистлар Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклау өчен берничә ел көрәшә. 2018 елда халык биредә күпкатлы торак комплексы төзелешенә каршы чыкты. Ризасызлык белдерүчеләр бу урында парк булдыруны сораган иде. Ул вакытта "ЮИТ" фин ширкәте Казансу елгасы янында 4,3 һектар җирне сатып алганы һәм анда күпкатлы йортлар төзергә җыенуы әйтелде. Бу тирәдәге җирнең 20 һектарын 2055 елга кадәр "Артур" җәмгыяте арендалавы, ширкәтнең 25әр проценты "Татнефть" җитәкчесе Наил Мәганов һәм аның туганы Ришат Әхсәновта, калган 50 процентына Диана Касыймова ия дип хәбәр ителде. Элек әрәмәлекне саклау өчен экоактивист Юлия Фәйзрахманова көрәште, ләкин зур басымга дучар булды. 2018 елда Казанның Гаврилов һәм Чуйков урамнарында яшәүчеләрдән торган инициатив төркем Фәйзрахманованы Татарстан парламенты депутатлыгына намзәт буларак тәкъдим итте. Соңыннан аны полициягә "сөйләшергә" чакырдылар. Украина сугышы башлану белән ул Русиядән китте. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-14T15:29:01+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/salavat-tatar-tele-ochen-sugishirga-bash-kutarerga-kirakmi-/32904747.html
Җырчы Салават: “Татар теле өчен сугышырга, баш күтәрергә кирәкми”
Җырчы татар телен белмәүдә президентны гаепләмәскә һәм сәбәп эзләмәскә кирәк дип саный.
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов татар телен гаиләдә сакларга һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды. Бу хакта ул "Мәскәү — Татарстан күпере" IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде. Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. "Татарстанда татар теле турында бик күп сөйләшүләр бара. Елдан-ел татарча сөйләшүчеләр кими. Күпләр борчыла, кемдер баш күтәрә, кемдер яза. Миңа калса, сугышырга да, баш күтәрергә дә, кычкырырга да, урамга байрак күтәреп чыгарга да кирәкми. Тел саклансын өчен бары ул телдә сөйләшергә кирәк, һичьюгы өйдә. Әгәр өйдә тәртипсезлек икән, без президентны гаепли һәм сәбәп эзли башлыйбыз. Сәбәбе — өйдә", диде җырчы. Ул чын татар урысча акцент белән сөйләшергә тиеш, дип тә шаярды. Шул ук вакытта Салават Фәтхетдинов чит илләрдә урыс телен кабул итмәү очраклары булуын, бу очракта татар теле ярдәмгә килүе турында сөйләде. Ул элек БДБ илләренең берсендә (исемен атамады) Татарстаннан 5-6 кеше автоузышлар буенча чемпионатта катнашуын искә төшерде. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Кунакханәдә үзара урыс телендә сөйләшү сәбәпле аларны кабул итмәгәннәр. "Ресепшнда 8 кеше үзара урысча сөйләшәбез, ләкин отельгә урнаштырмыйлар, теркәмиләр, безне күрмиләр. Берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык. Артан Рөстәм Миңнеханов килде дә: "Үзебезчә генә татарча сөйләшегез", диде. Татарча сөйләштек һәм теркәделәр", дип искә алды ул. "Русия күпмилләтле булуы белән көчле, әмма мин Татарстанны яратам", диде ахырдан Салават Фәтхетдинов. Март башында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Русия президенты сайлавында Владимир Путин намзәтен хуплап чыкты һәм аның ышанычлы заты булды. • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. • 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителү сәбәпле Татарстаннан да күп кеше күчеп китте. Китүгә милли хәрәкәт вәкилләрен, журналистлар һәм активистларны эзәрлекләүләр этәрде. Республикада милли проектлар дәүләтләште һәм активистларга карата басым артты. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-14T13:56:28+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/baymak-eshe-uzanbaevlar-tarihi/32897681.html
"Баймак эше": аналы-уллы Үзәнбаевларның тоткарлану тарихы
Данис Үзәнбаев иң яше, ә аның әнисе – киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнүче өч хатынның берсе. Адвокатлары аларның гамәлләрендә җинаять күрми. Беренче эшләр мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин.
Сибайдан 39 яшлек сатучы Сания Үзәнбаева һәм аның 20 яшьлек улы Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның беренчеләре. Данис Үзәнбаев иң яше дә, ә аның әнисе – киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнүче өч хатынның берсе. Адвокатлары аларның гамәлләрендә җинаять күрми. Беренче эшләр мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин. Азатлык һәм Idel.Реалии Үзәнбаевларның ничек тоткарлануы, аларның моңа кадәр ничек яшәүләре, гаиләсе турында белеште. Быел гыйнвар аенда Уфада һәм Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чаралары узды. Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров әләкләгәннән соң ачтылар. Куәт оешмалары вәкилләре җыелган халыкны көч кулланып таратты һәм шуннан соң 80ләп кешегә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре ачылды. Аларны "Баймак эше" дип атыйлар. Килмәсәң, әниеңне ябабыз Сания һәм Данис Үзәнбаевларның туганнары журналистлар белән сөйләшүдән баш тартты. Әмма танышлары аноним рәвештә аларның ничек тоткарлануын сөйләде. Үзәнбаевлар Баймак районы мәхкәмәсе каршына очраклы эләгә ди алар. Баймакта туганнары белән очрашканнан соң, ана белән улы мәхкәмә янында урнашкан төзелеш материаллары кибетенә килә, әмма ул ябык була. — Алар мәйданда ниләр булып ятуын карамакчы була, ә анда инде бәрелешләр башлана, — дип сөйли бер танышы. — Полиция күз яше чыгаручы газ җибәрә, бер хезмәткәр алар янына ук килеп, Саниянең битенә сиптерә. Газ күзенә керә һәм Сания елый башлый. Данисның, әлбәттә, ачуы чыга, бер кар кисәге алып, хезмәткәргә ыргыта. Бу көнне аларны тоткарламыйлар, алар Баймактан китә. Сания Үзәнбаеваны 22 майда Сибайда, "Пятерочка" кибетендә тоткарлыйлар. Ул анда сатучы булып эшли. Баймак районы полиция бүлегенә китерәләр һәм улына шалтыратырга кушалар. — Шул көннәрдә егет "себергә" вахтага китәргә тиеш иде, эшкә яңа гына урнашкан иде, — дип дәвам итә Үзәнбаевларның танышы. — "Әгәр килмәсәң, әниеңне ябабыз, килсәң – үзеңне генә ябарбыз" дигәннәр Саниягә. Улы килгән, ләкин әнисен барыбер җибәрмәгәннәр. Баймак районы мәхкәмәсе сайтындагы мәгълүматка караганда, 22 гыйнварда хөкемдар Азат Утарбаев Сания Үзәнбаевны административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе 1нче өлеше (Полиция хезмәткәренең канунлы фәрманына буйсынмау) нигезендә гаепле дип табып, 13 тәүлеккә административ сакка ала. Икенче көнне Баймак мәхкәмәсе хөкемдары Александр Зайдуллин Данис Үзәнбаевны да шул маддә нигезендә 10 тәүлеккә административ сак астына ала. Эш материалларында "Үзәнбаев хокук яклау оешмалары хезмәткәрләренә таба кар ыргыта, ләкин эләкми" дигән сүзләр бар. Сак астында тоту вакыты чыгып җитмәстән, 26 гыйнварда аларны аерым-аерым Уфага, Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсенә алып китәләр. Икесенә дә Җинаять кодексының 212.2 маддәсе (Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) нигезендә гаепләү белдерәләр һәм Киров районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторына җибәрәләр. БУ ТЕМАГА: Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы Зыян күрүчеләр кем? Сания Үзәнбаеваны адвокат Фәнил Ишкилдин яклый. — 30 гыйнвардан бирле аның белән бернинди дә тикшерү эшләре алып барылмаган. Февраль башында ук яңадан сорау алу турында гариза җибәрдек, ләкин тикшерүдән җавап юк, дигән адвокат "Аспекты"га. 18 мартта Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Сания һәм Данис Үзәнбаевларның сак астына алуга шикаятьләрен икенче тапкыр кире какты. Яклаучылар мәхкәмә канун бозаулар белән узды, бу шикаять ителде диде. Ишкилдин Сания Үзәнбаева очрагында бернинди дә җинаять юк дип саный. "Күп дигәндә административ маддә, полициягә буйсынмау", ди ул. Адвокат сүзләренчә, эштә "Э" үзәге хезмәткәре рапорты бар, анда "Үзәнбаева тикшерү һәм мәхкәмәдән качарга, зыян күрүчеләргә басым ясарга мөмкин" диелән. — Ләкин безгә зыян күрүчеләр турында билгеле түгел, безне мондый документлар белән таныштырмадылар, ди адвокат. БУ ТЕМАГА: "Әти кайчан кайта?" Баймактан алты бала атасы тикшерү изоляторында тотыла Сания "Пятерочка"да эшләгән, Данис яңа гына армиядән кайткан Социаль челтәрләрдә Сания һәм Данис Үзәнбаев турында мәгълүмат бик аз. Алар хакында "Баймак эше"нә багышланган Телеграм чатларында яздылар. Данис былтыр декабрьдә генә армиядән кайткан булган. Умартачылыкка укыган. Гыйнварда Себергә эшкә чыгып китәргә җыенган. "Данис балачагыннан спорт белән шөгыльләнде. Эшчән, ачык күңелле, бөтенесе белән уртак тел таба ала. Урал аръягы агросәнәгать көллиятендә укыганда "Умартачылык" төбәк бәйгесендә катнашты һәм бүләкле урын алды. Көллияттән соң армиягә чакырдылар, 2023 елның декбарендә кайтты", дип язды Үзәнбаевлар туганнары. Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарлаунчыларның иң яше. Сания Үзәнбаева 1983 елгы, ялгызы 2 бала тәрбияли. Кызы Лилия – балигъ түгел. Ул юл казасына очрап, тагын бер операциягә әзерләнгән. Сания Башта Баймак районы Түбән Таулык авылында, аннары Баймактагы кибеттә сатучы булып эшләгән. Тоткарлануга кадәр Сибайда "Пятерочка" кибетендә сатучы һәм администратор булган. "Кызына дәвалау кирәк, кабаттан операциягә әзерләнә иде. Сания – игелекле, ачык күңеле, эшчән һәм яхшы әни. Туганнары һәм якыннарына һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә", дип язды туганнары. — Алар очраклы корбан һәм кулга алынуга бик кайгыра, — дигән "Idel.Реалии"га гаиләнең танышлары. Үзәнбаева адвокаты Фәнил Ишкилдин эш материалларында Саниягә тискәре бәяләмә барлыкка килүе турында белдерде. Аны Баймак районы Түбән Таулык авылы биләмәсе башлыгы Фуат Сәетов язган. Имеш, хатын тиз кызып китүчән һәм берничә тапкыр административ комиссиягә чакырылган. — Сания сүзләренчә, ул авылда күренми диярлек, чөнки Сибайда эшли һәм шунда туганнарында тора. Әлеге бәяләмәгә ачуы килде, мондый әйбернең булганы юк диде һәм бәяләмә авторына яла ягу маддәсе нигезендә җинаять эше ачу турында мөрәҗәгать җибәрүне сорады, — диде адвокат. БУ ТЕМАГА: "Баймак исемлеге": 70тән артык кешегә җинаять эше ачылган Гаепләрен танучыларның эшләре мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин "Баймак эше" фигурантларының саны 80гә җитте. Гыйнвар ахыры-февраль башында тоткарланучыларны сак астында тоту вакыты 17 июньгә кадәр озайтылды. Башкортстан Югары мәхкәмәсе аларның апелляция шикаятьләрен кире какты. Адвокатлар төрле медиа чараларына сөйләвенчә, күпчелек гаепләнүчеләр белән инде ике ай дәвамында бернинди тикшерү эшләре дә уздырылмый. Шулай да, беренче төркем эшләре апрельдә үк мәхкәмәгә тапшырылырга мөмкин. Бу хакта "Аспекты" басмасына адвокат Айдар Хызыров белдергән. — Тикшерү башында ук гаепләрен танучыларга карата өстәмә тикшерү гамәлләре баруын берничә хезмәттәшем раслады. Алардан вакыйгаларда катнашу нечкәлекләрен сорыйлар: нишләгән, кайсы кулы белән кар ыргыткан, кар кемгәдер төбәп атылганмы һ.б. Шулай ук протест чараларын оештыручылар турында сораулар бирәләр. Гаепләрен танучыларны һәм башка бер кеше турында эләкләүчеләрне бер төркемгә җыеп мәхкәмәгә җибәрәчәкләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәскәүгә, — дигән Хызыров. Әлеге хәбәрне "Idel.Реалии"ның тикшерү барышы белән таныш чыганагы да раслады. — Гаепләрен тулысынча танучыларны апрельдә үк мәхкәмәгә җибәрәчәкләр: Баймакка түгел, Мәскәүгә, Басманга. Хәзер тикшерүчеләр 20ләп төрле экпертиза уздырды, алар 300дән артык шаһиттан сорау алып өлгерергә тиеш. Зыян күрүчеләр буларак мәхкәмәдә дистәләгән "силовик" катнашачак. Бу эшләр прецедент булачак, аңа карап башкаларын да караячаклар. Адвокат Айдар Хызыров "мәхкәмә дә, хокук яклаучылар да бу эштә каты торачак" дип фаразлый. — Баймактагы кебек вакыйгаларны янә булдырмас өчен хакимиятләр мәхкәмә эшен контрольдә тотачак, зур мөддәтле җәза алуына ирешәчәк. "Idel.Реалии" чыганагы куәт оешмалары хезмәткәрләре "Баймак эше" фигурантларына "бик тискәре мөнәсәбәттә" дигән хис кала ди. — Бу кешеләр (фигурантлар) "ил өчен авыр вакытта Русиянең бербөтенлеген какшата", "илгә каршы чыга", аларны каты җәзаларга кирәк дип саныйлар, — дигән әңгәмәдәш. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
башкортстан
2024-04-14T00:00:09+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/32904116.html
ЦАХАЛ: Иран Израилга таба хәрби дроннар җибәргән
Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде.
Шимбә кичендә Ираннан Израилга таба дистәгә якын дрон-камикадзе җибәрелгән. Бу хакта Израилнең саклану армиясендә хәбәр иттеләр. Оча торган дроннар видеоларын төрле телеграм-каналлар да чыгара. Дроннар Израилга таба берничә сәгать очачак дип көтелә. Израил армиясендә һөҗүмнән сакланырга әзер булуларын белдергәннәр. Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде. Ул бу һөҗүмнең җавапсыз калмаячагын әйтте. Үрдүн үзенең һава киңлеген япкан. Израил һәм Иранның да һава киңлекләрен гади очкычлар өчен ябуы турында хәбәрләр бар. Израилдә белем бирү оешмалары вакытлыча эшен туктата, мең кешедән артык җыеннар тыела. АКШ президенты Джо Байден үзенең ялын вакытыннан алдан туктатып, Ак йортка кайткан. Элегрәк ул бу низагта АКШ Израилгә ярдәм итәчәк дип белдергән иде. АКШ һәм Израил берничә көн дәвамында Иранның Израилга һөҗүме ихтималы турында белдерә иде. Бу Израилнең 1 апрель көнне Димәшктәге Иран консуллыгына җавап булачак диелә иде. Ул һөҗүм вакытында Иран хәрбиләре һәлак булган. Төрле чыганакларга сылтанып, АКШ медиа чаралары Иран һөҗүменең дроннар һәм ракетлар ярдәмендә башкарылырга мөмкинлеген яза иде. Һөҗүм хәрби һәдәфләргә башкарылырга мөмкин диелгән иде. 13 апрель көндез Иран хәрбиләре Португалия байрагында булган Израил эшкуары көймәсен басып алганнар. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-13T23:41:14+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/32904094.html
Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе Казан кирмәнендә узачак
Элегрәк аны Казан циркы янында үткәрергә тәкъдим ителгән иде.
26 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" чарасы Казан кирмәнендә узачак. Бу хакта үзенең сәхифәсендә Дөнья татар яшьләре форумы хәбәр итте. Ел да уза торган бу чараны быел кайда үткәрү турында бәхәсләр узган иде. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чараны Казан циркы бинасы янында үткәрергә тәкъдим иткән иде. — Бу мәсьәләдә фикер алышабыз. Хәзер чаралар оештыруда аерым таләпләр бар. Торак йортлар янында аны оештырырга ярамый. Цирк янында мөмкинлекләр бар, — диде ул. Яңа мәйдан тамашачыларны, кунакларны җыяр дип өметләнәм, дип өстәгән иде министр. "Мин татарча сөйләшәм" чарасын Казан циркы янында үткәрү тәкъдиме социаль челтәрдә төрле бәяләмә алды, шул исәптән тәнкыйтьләнде дә. Моны татар теле урыны циркта дип кабул итүчеләр дә булды. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле Бауман урамында үткәрелде. 2022 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Казан хакимияте Бауман урамында оештырырга рөхсәт итмәде. Түрәләр Татарстан хөкүмәтенең коронавирус сәбәпле республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтанды. Шул елдан ул Камал театрында уздырыла башлады. 2023 елда Камал театры бинасы янында узган чарага тимер коймалар аша тикшереп керттеләр, акциягә килүчеләргә шул кысаларда гына бәйрәм итәргә рөхсәт иттеләр. Койма периметры буенча тезелгән полиция хезмәткәрләреннән тыш, Камал театры янәшәсендә бер машина ОМОН хезмәткәрләре дә кизү торды. Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара исемлеккә" "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк керде. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-13T22:29:12+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/32903798.html
Тоткарланган журналист һәм активист Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан Фаил Алсынов турында хат язган
Ул аны Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендековка юллаган. Хатта Комлева Фаил Алсынов җырлаган җырларын өйрәнергә теләвен язган.
Ольга Комлеваның хатын адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram каналында бастырып чыгарган. Тоткарланган активист үзенең хатында 4,5 елга хөкем ителгән Фаил Алсынов турында күп язган. — Мине дә, Алсыновны да озак еллар буена эзәрлеклиләр. Күп тапкырлар тоткарладылар, сорау алдылар. Хакимиятләр сәяси тоткыннарның язмышы белән уйный — минем гомерем белән, Фаил һәм Лилия Чанышеваныкы белән. Кызганыч, без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Димәк язмышыбыз шундый, — дигән ул. Комлева Сөендековтан Фаил Алсынов утырган тикшерү изоляторының адресын салунуы сораган. Ул Фаилгә хатлар язасым килә, аңа теләктәшлек бердерәсем килә дигән. — Мин күп тапкырлар Фаил Алсыновтан интервьюлар алдым. Ике ел мин ул катнашкан чаралардан репортажлар ясадым. Ул һәр чыгышында "Без — Башкортстанның күпмилләтле халкы" дип сөйләде. Миңа аның адресын салыгыз, аңа хатлар язасым килә. Мин дуслардан Фаил җырлаган җырларның ноталарын һәм текстларын җибәрүләрен сорадым. Мин башкортча сөйләшә белмим, әмма укый һәм җырлый беләм, — дигән ул. Ольга Комлева утырган Уфаның 1 санлы тикшерү изоляторындагы шартлар турында һәм кәефе турында да тасвирлаган. Камерада ул ялгыз утырам, дигән. — Тикшерү изоляторында барысы да әйбәт, мин камерада ялгыз, аны тәртиптә тотам. Фаил дә шулайдыр. Ризыклар тәмле, миңа ирем булыша. Йөрим, күп язам, моңсуланырга вакыт юк. Үземнең эшемнең утырышларында язылган аудиоязманы сораттым. Эш ни белән тәмамланыр — язармын. Сүз өчен утыртылган кешеләрне яклау бик авыр. Сезгә дә, минем адвокат Михаил Лаврентьевка уңышлар телим. Минем өчен сез дә, Фаил дә борчылмасын. Мин дә Фаил өчен өзгәләнмим, чөнки сез көн саен аның янында буласыз, аның хокуклары бозылса, без аны сезнең аша белер идек. Мин дә. Минем хокукларым бозылса, миңа карата хаксызлык кылынса, шунда ук белгертер идем, — диелгән аның хатында. RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. 28 мартта мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсе) гаеплиләр. Коорупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде. Ольга Комлева кулга алынуы шикаять итте. Әмма 5 апрельдә Башкортстан Югары аны сак астына алуга каршы шикаятьне кире какты. Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Комлева сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде. Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-13T12:02:17+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/tormadan-hat-alsu-kormashning-hallare-nichek/32903027.html
Төрмәдән хат. Алсу Кормашның хәлләре ничек?
Ике бала әнисе, Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның якыннары янына кайта алмавына 10 айдан артык вакыт узды. Шуның 5 аен ул начар шартлы тикшерү изоляторында утыра. Шушы көннәрдә "Безнең гәҗит"тә аның хаты басылды. Анда ул төрмәдәге хәлләрне тасвирлаган.
Татарстанда нәшер ителгән "Безнең гәҗит"нең дүртенче санында "Дус кызымның хәлен сорашканга — төрмә" дигән язма басылып чыккан. Бу язма чынында хат. Аны редакциягә Казанның 2нче тикшерү изоляторында утырган Азатлык журналисты Алсу Кормаш язып юллаган. Хат 12 мартта язылган, озын юл һәм, күрәсең, тикшерү дә узган. Төрмәдән һәм төрмәгә язылган хатлар кат-кат цензорлар тарафыннан укыла һәм тикшерелә. Аларга уңайлы булсын өчен хатлар урысча гына язылырга тиеш дигән шарт куела. Ә бу хат саф татар телендә язылып "Безнең гәҗит"нең апрель санында дөнья күргән. Ни өчен "Безнең гәҗит" һәм ничек аның хаты редакциягә барып җиткән? Бер могҗиза белән Алсу Кормашның якыннары төрле татар матбагаларына яздырта алды. Ул "Безнең мирас", "Ирек мәйданы", "Сөембикә", "Мәдәни җомга", "Безнең гәҗит"не һәм башкаларны алып укып бара ала. Берничә ай элек ул тикшерү изоляторына моңа кадәр бервакытта да газет-журналлар, җитмәсә әле татарчалары килгәне булмаган дип язды. "Подписка" белән Алсу гына татар матбугатын укый алды. Дөнья белән элемтә шулай бара дип аның язганы бар иде элек. "Безнең гәҗит"тә укучылардан хатлар бастырыла. Анда төрлесе бар — моң-зар да, сөенеч белән уртаклашу да, тәнкыйть тә, тарих та, язмыш та. Күрәсең, Алсу да "Безнең гәҗит"кә хат язарга теләге туып язгандыр. Рамазан аенда язганга күрә ул ураза тотучыларга, бу айны изге дип санаучыларга сәламен дә юллаган. Ул үзе дә ай буена тикшерү изоляторында ураза тоткан булып чыкты, сәхәргә торган, кояш баю белән авыз ачкан. Бу хакта ул болай дигән. — "Безнең гәҗит" — минем иң якты кояш нуры бирүче тәрәзәм. Ишекләр дә ачылыр, Аллаһ боерса. Бу изге айны якыннарыгыз белән тыныч, рәхәт итеп уздырырга язсын, тоткан уразаларыгыз, укыган догаларыгыз кабул булсын, — дигән ул. Алсу Кормаш якыннары белән аерылганга 10 ай булды. Ул карт әнисен, авыру энесен күрергә дип кайтып киткән иде. Ул моны инде озак еллар буена башкара иде, чөнки әнисе дә, энесе дә аның ярдәменә мохтаҗ булып, аны зар-интизар булып көтте. Ул җаваплы кыз буларак, бар нәрсәне дә ташлап алар янына ашкынып кайта иде Казанга. Дәвалап, үзләрен, керләрен, өйләрен юып, тормышларын тәртипкә китереп кире Прагага кайта иде. Узган ел Казанга кайткач, аны бүтән чыгармадылар. Ул башта өйдә тотылды, аннары кулга алынып, тикшерү изоляторына утыртылды. Бу вакыт эчендә бер җинаять эше ачылып мәхкәмә булды, аннары тагын ике җинаять эшен ачтылар. БУ ТЕМАГА: "Хатыным – сәяси тоткын". Алсу Кормашева турында ире сөйли "Безнең гәҗит"тә бу хакта ул болай дигән: — Алдымда "Безнең гәҗит"нең өченче саны. Якыннарым аны миңа ел башыннан яздыра башлады. 18 мартта минем монда ябылуыма биш ай була. Әле очы-кырые юк. Казанга олы яшьтәге әнием һәм инвалид энем янына кайтканыма 10 ай булды. 10 айның яртысын өйдән чыга алмыйча, ләкин якыннарым янында, аларга ярдәм итеп уздырдым. 18 октябрьдә акылга сыймаслык гаепләү белән төрмәгә яптылар, — дип язган хатында Алсу. — 2022 елның сентябрендә (ул айның төп хәбәрләрен исегезгә төшерегез) мин 30 елдан артык дус булган иптәш кызымның хәлләрен, иренең хәлен, исән-саулармы дип сорашканмын. Ул үзенең борчылулары белән бүлешкән. Менә шул язышу — минем төрмәдә утыруымның сәбәбе. 25 ел буена мин башкарган эшләрем өчен Дөнья татар конгрессынан Рәхмәт хатлары ала-ала, Татар хатын-кызлары корылтаена Прагадан хөрмәтле кунак буларак чакырыла-чакырыла, балаларга һәм яшүсмерләргә татар телебезне өйрәтә-өйрәтә яшәдем. Татар дизайнерлары эшләрен таныту, артистларга чыгышлар оештырырга ярдәм итү, ике дистә ел Чехиягә килеп йөргән Татарстан җитәкчеләре, табиблар, студентлар, укытучылар — барысына да ярдәмем, киңәшем, җылы сүзем булса да насыйп булды. Укытучылар һәм ата-аналар рәхмәт әйтә-әйтә, мин башкарган татар теле курсын Казан мәктәпләрендә куллана башлады. Елына берничә тапкыр әниләргә ярдәм итәр өчен кайтып йөрдем. 25 ел гомерем шулай узды. Бер мизгелдә боларның барысы да җинаятькә әйләнде. Хәзер Ходаем хәерле юлларын күрсәтсен дип телим. Мең шөкер, минем якыннарым бар. Дөнья буйлап меңләгән кеше мине иреккә чыгару өчен көрәшә. Хәерле, тыныч тормышлар насыйп булсын. Алсу Кормаш инде 10 ай ике баласын күрүдән мәхрүм Алсу Кормашева 1 апрель Казанда узган мәхкәмә вакытында журналистларның сорауларына җавап биргәндә Казанның 2нче тикшерү изоляторындагы шартлар турында, сәламәтлеге какшавы турында да сөйләде. Сүз уңаннаен, хөкемдар Кормашеваны сак астында калдырды, тикшерү изоляторында калуы тагын 2 айга озайтылды. Ул тикшерү изоляторында 5 июньгә кадәр тотылачак, дип хәбәр иткән иде RusNews. Утырыштан соң ул журналистларга үзе утырган камераны тасвирлады һәм бәдрәф урынына — бер тишек, өстәл юк, бүлмә бик кысан, кайнар су юк, дип сөйләде. Алсу Кормашева "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар", диде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк", диде. Алсудан, сезгә табиб ярдәме күрсәтәләрме дигәч, ул бу ярдәм "минималь" диде. "Безнең гәҗит"тә басылган хатта ул төрмәдә кемнәрне очратканын, анда кемнәрнең утырганын тасвирлаган һәм төрмә тормышын берсе дә белми, шуңа, бәлки, анда үсмер балаларны экскурсиягә йөртергә кирәктер дигән сорау да куйган. — Төрмә турында берни белмибез икән. Миңа да кирәк түгел иде бу "тәҗрибә", ләкин күрәчәгем булгандыр. Гаеп миндә түгел, аңлашыла. Югары сыйныф, үсмер балаларны монда экскурсиягә алып килсеннәр иде, дип уйлыйм кайвакыт. Монда ялгыш урамда төшеп калган банк картасын табучылар да, балаларына алимент түләмәүчеләр дә, иренең кыйнавына түзә алмыйча "җавап бирүчеләр"дә, канунны бозмыйча, әмма кемгәдер артык тоелган акча эшләүчеләр дә утыра. Бик акыллы, тәрбияле яшь студентлар акча җиткерә алмавын әти-әниләренә әйтергә оялып, наркотик сата башлаганнар. Берсе миңа бик кызык итеп кинематика, югары математика дәресләрен бирде. Икенчесе белән кардан искиткеч сыннар ясадык — архитектор буласы булган. Ләкин язмыш аларга киләсе 7-8 елга башка "план" әзерләгән. Икесе дә — татар кызлары, — дип дәвам итә Алсу. — Хәзер хатымны укып чыктым да, сезне борчып, нигә язам инде дип уйлап куйдым. Китап язасыңмы болар турында дип сорыйлар. Юк, язмыйм. Минем моннан исән-сау чыгасым килә. Калган теләкләр чигенде, озакка чигенде. Бернигә дә карамастан, караңгылыкта да ул яктылык эзли, мәрхәмәтлелек нурын өләшә Тормышымның яртысы тарихка кереп калды. Бу чоры да тарихка кереп калачак, Аллаһы боерса. Мин үзем тыныч. Кайбер җитди диагнозлар көчәйсә дә, дарулар, күнегүләр белән әле түзеп була. Мин, иртәме-соңмы, ак күлмәк-чалбарларымны киеп моннан чыгып китәрмен, Аллаһы боерса. Сөтле чәемне тәмен белеп, кадерен аңлап кайда да эчәрмен. Ә мине һәм якыннарымны шушы сынаулар аша үткәрүчеләр, күзен күтәрергә куркып, "ике бала анасын төрмәгә ябарга" дигән карарны теш арасыннан укып биргән хөкемдарлар ничек яшәр икән? Алсу Кормаш татарча матбугат, китаплар укырга тырышса да, туган телдә сөйләшүне нык сагындым ди, редакциягә хат яза башлауны да ул шуның белән аңлата. Татар теленә сусаган Алсу. — Татарча аралашуны, курыкмыйча сөйләшүне бик сагындым, шуңа язам бу хатны. Калганы, шушы шартларда булса да, барысы да бар, булмаганына түзәрлек. Хатымны шушы көннәрдә туган бер шигырь белән тәмамлыйм, — дигән ул. Авыз ачылмый. Колак тыңламый. Теш чистармый. Чәч таралмый. Аш ашалмый. Чәй эчелми. Китап укылмый. Хатлар язылмый. Ишек ачылмый. Шартлар үзгәрми. Биш ай төрмә — Нигә монда мин?! "Сүзең үтә", диләр миңа монда да. Намус һәм гаделлек җиңсен иде. "Язмышларны хәл итүчеләрнең" җаннарына Мәрхәмәтлелек нуры иңсен иде. Ачу катыш тирән мәхәббәт Тоям мин шушы тимер читлектә дә. Бер-береңне ярату, яшәү, иҗат итү, Кыю һәм нык булу кирәк булачак миңа иректә дә. Алсу хатын 12 март кичендә язган. "Кич, ятарга вакыт. Монда сәгать юк. Вакыт белү чама белән, ләкин бик төгәл сизеп була икән, бер уйласаң", дигән ул. Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты. 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды. Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак. 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
Алсу Кормаш эше
2024-04-13T00:00:34+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/rusiya-harbi-mahkamalare-hezmat-urinin-kaldirip-kitu-ochen-konena-34-qarar-chigargan/32902937.html
Март аенда Русия хәрби мәхкәмәләре хезмәт урынын калдырып китү өчен көненә уртача 34 хөкем карары чыгарган
Марттта мондый эшләр белән бәйле барлыгы 700гә якын хөкем карары чыккан.
Бу елның мартында Русия хәрби мәхкәмәләре хәрби бүлекләрне калдырып китү турындагы җинаять эшләренә чыгарылган хөкем карарлары саны иң зур күрсәткечкә җиткән, дип яза "Медиазона". Басма гарнизон һәм бүлге хәрби мәхкәмәләрендәге белешмәләрне җыйган. Мартта хәрби бүлекне калдырып китү турындагы эшләр белән бәйле 684 хөкем карары чыккан. Шулай итеп, мартта хәрби мәхкәмәләр бу маддә нигезендә һәр эш көнендә якынча 34әр хөкем карары чыгарган була. 2024 ел башыннан бирле хәрби мәхкәмәләргә хәрби хезмәттән качып китү турында якынча 2,3 мең эш кергән, ә мобилизация башланганнан бирле - 7,4 меңгә якын. Аларның күбесе Мәскәү, Свердлау, Оренбур өлкәләреннән. Медиазона искәртүенчә, мәхкәмәләр мондый очракларда хөкем ителүче хәрби хезмәткә кире кайта алсын өчен ешрак шартлы хөкем карарлары чыгара. Басма язуынча, хәрби бүлекне калдырып китү маддәсе белән бәйле җинаять эшләре Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң арта башланган. 2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Шуннан соң Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты. Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды. Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T17:21:31+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/maskauda-politsiya-hezmatkarlare-kirgiz-diplomatining-fatirina-barep-kerep-migratsion-isapta-torui-turinda-dokument-talap-itkan/32902876.html
Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре кыргыз дипломатының фатирына бәреп кереп миграцион исәптә торуы турында документ таләп иткән
"Дипломат һәм аның гаилә әгъзалары дипломат карталарын һәм паспортларын күрсәткәннән соң да полиция хезмәткәрләре агрессив итеп миграцион исәпкә куелу турында документларны таләп иткән, нәтиҗәдә дипломатның хатынына тән җәрәхәтләре, ә балаларына психологик зыян килгән", диелә.
Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Кыргызстан илчелеге киңәшчесе Манас Жолдошбековның фатирына бәреп кергән һәм аннан миграцион исәпкә басуы турында документ таләп иткән. Моңа каршы Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы Русия илчелеге консулы Андрей Бурьевка нота тапшырган. Бу хәл турында куәт оешмалары белән бәйле "ВЧК-ОГПУ" Теlegram-каналы язып чыкты. Канал мәгълүматынча, әлеге хәл 8 апрельдә булган. Жолдошбековның яшәгән урынына ике полиция хезмәткәре килгән, алар эчкә узу өчен ишектәге йозакны ваткан, ишекне зарарлаган диелә. "Тәртип саклаучылар тупас итеп миграцион исәпкә басу турында документ күрсәтүне сораган. Дипломат һәм аның гаилә әгъзалары дипломат карталарын һәм паспортларын күрсәткәннән соң да полиция хезмәткәрләре агрессив итеп миграцион исәпкә куелу турында документларны таләп иткән, нәтиҗәдә дипломатның хатынына тән җәрәхәтләре, ә балаларына психологик зыян килгән", диелә канал хәбәрендә. Кыргызстан парламенты депутаты Дастан Бекешев Жолдошбеков белән сөйләшүен әйтә, ул бу хәлнең чынлап та булуын раслаган. Аның сүзләренчә, беркемгә зыян килмәгән. "Әгәр илчелек хезмәткәрләре белән шулай кыланалар икән, иммунитеты булмаган гражданнар белән ниләр кылануларын күз алдына да китермим. Русия полициясе ерткычка әверелгән күрәсең", дип белдергән депутат. Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кыргыз ягы Русия полициясе гамәлләренә борчылу белдерә, алар Вена конвенциясенең "Дипломатик бәйләнешләр турындагы" кагыйдәсен бозды ди. Оешмада бу ярамый торган хәл дип белдергәннәр һәм булган вакыйгаларга ачыклык кертеп, гаепле затларны иң кыска вакыт эчендә җаваплылыкка тартуны таләп иткәннәр. Консул Андрей Бурьев хәзерге вакытта бу хәлләрне тикшерү бара дигән. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T16:22:31+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/tatarstanda-bu-elning-och-ae-echenda-hatin-kizlarning-60lap-protsentin-abort-yasatmaska-kundergannar/32902756.html
Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндергәннәр
Сан белән әйткәндә, бу 500-600 кеше диелә.
Татарстанда 2023 ел эчендә абортлар санын 1,5 меңгә киметә алганнар. Бу хакта туучыларны арттыру мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуында Казан медицина университеты клиникасы баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина әйтте, дип яза "Бизнес Online". Хәзер 2024 елның беренче өч ае өчен дә статистика әзер. Гобәйдуллина әйтүенчә, хастаханәләргә аборт ясатырга килеп тә, табиблар белән сөйләшкәннән соң баш тарткан хатын-кызларның саны якынча 60 процент тирәсе. Сан белән әйткәндә, бу 500-600 кеше диелә. Күптән түгел Татарстанның зур шәһәрләрендә 19 медицина оешмасының аборт ясатуны туктатуы хәбәр ителгән иде. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, бүген Татарстанда аборт ясату лицензиясе булган 103 хосусый клиника һәм медицина оешмасы челтәре бар. "Кызганыч, Татарстан Русиядә аборт ясату саны ягыннан беренче бишлеккә керә. 2022 елда республикада 11 335 хатын-кыз аборт ясаткан, 2021 елда — 11 645", диде ул. Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде. Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде. Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Сентябрьдә исә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде. Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан. Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T15:01:57+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/tatarstan-daulat-shurasi-deputati-tonge-klubka-kilgan-egetlarne-sugishka-jibarerga-takdim-ita/32902622.html
Татарстан депутаты төнге клубка килгән егетләрне сугышка җибәрергә тәкъдим итә
Шәрәфиев фикеренчә, мобилизация үткәрелсә, икътисадның төрле тармакларында эшче куллар җитми башларга мөмкин. Ләкин әгәр мобилизацияне төнге клубларда үткәрсәң, заводта яки авыл хуҗалыгында эшләүче бер генә кеше дә сугышка җибәрелмәячәк, дип саный депутат.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Донбасс ихтыярилары берлегенең 7нче Георгиев штурм бригадасы җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Шәрәфиев төнге клубка килгән егетләрне Украинага каршы сугышырга җибәрергә тәкъдим итә. Бу тәкъдимен ул сугышта җитәкчеләре белән сөйләшкән чакта да әйткән. "Бер көнлек мобилизация үткәрергә тәкъдим иттем. Аны җомга көнне бөтен илдәге төнге клубларда үткәрергә кирәк. Төн буе сикерешкәннәрнең бөтенесен "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русия рәсмиләре шулай атый - ред.) җибәрергә. Шул ук вакытта, әйтик, сәламәтлек белән бәйле бөтен чикләүләрне дә гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки сәламәтлекләре төнге клубка килергә мөмкинлек бирә бит", дип яза ул Telegram-каналында. Шәрәфиев фикеренчә, мобилизация үткәрелсә, икътисадның төрле тармакларында эшче куллар җитми башларга мөмкин. Ләкин әгәр мобилизацияне төнге клубларда үткәрсәң, заводта яки авыл хуҗалыгында эшләүче бер генә кеше дә сугышка җибәрелмәячәк, дип саный депутат. Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка 2022 елда 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде. Моңарчы депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип". Шулай ук Шәрәфиев Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Аның әйтүенчә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла. "Актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш", дип саный ул. Фронтта бер-бер артлы уңышсызлыкка дучар булгач, 2022 елның көзендә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителде. Рәсми белешмәләргә күрә 300 мең кеше гаскәргә алынды. Адар мобилизация беткәнчегә кадәр хәрби хезмәтен ташлый алмый. Хәзерге вакытта мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырулар юк, әмма ул теләсә кайчан яңадан башланырга мөмкин, моның өчен аерым фәрман кирәкми. Быел март ахырында медиа үз чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре икенче тапкыр мобилизация үткәрергә ниятли, дип язды. Бу Украинага каршы сугышучы төркемнәрне ныгыту һәм бәлки Харьковны чолгап алу өчен кирәк диелә. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T13:34:21+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/orskida-dambadagi-tishekne-kumgannar-orenburda-su-ing-yugari-noktasina-kadar-kutarelachak-dip-kotela/32902429.html
Орскида дамбадагы тишекне күмгәннәр, Оренбурда су иң югары ноктасына кадәр күтәреләчәк дип көтелә
Орскида су кайтуыннан соң шәһәр халкы урамнарда үлгән хайваннарның үләксәләрен таба. Су баскан урыннарда исән калган терлеккә түләмәдән (сибирская язва), ә йорт хайваннарына котыру чиреннән вакцина ясаттыралар.
12 апрель иртәсенә Оренбур янындагы Җаек (Урал) елгасындагы суның биеклеге 11,29 метрга кадәр күтәрелгән. Бүген ул иң югары ноктасына кадәр күтәреләчәк, ә соңыннан су кими башлаячак дип көтелә Оренбур өлкәсе хакимияте белешмәләренчә, 12 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңнән артык ихата су астында кала бирә. Дүрт торак пунктта ут юк, Оренбур шәһәре районнарында да вакыт-вакыт утны сүндереп торалар. Орски шәһәре янында Җаек 798 сантиметрга калып кимегән. Кичә, 11 апрельдә ниһаять дамбадагы тишекне күмгәннәр, бу тишек аша шәһәргә су тулды. Моңарчы суның басымы артык югары булганга күрә тишекне томалый алмадылар. Орскида су кайтуыннан соң шәһәр халкы урамнарда үлгән хайваннарның үләксәләрен таба. Су баскан урыннарда исән калган терлеккә түләмәдән, ә йорт хайваннарына котыру чиреннән вакцина ясаттыралар. Элегрәк су баскан урыннардан 615 терлекне һәм ипподромнан йөзләп атны чыгарганнар иде. Оренбур өлкәсенең зарар күргән районнарыннан 10,7 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, аларның 1,5 меңгә якыны вакытлыча тоту пунктларында. Су баскан урыннарда яшәүчеләр су, һуманитар ярдәм һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) чиратта тора. Оренбург өлкәсендәге быелгы язгы ташу - моңа кадәр төбәк тарихында күзәтелгән ташуларның иң көчлесе булды. Су ташкыны аркасында Орскида дамба җимерелде. Соңгы мәгълүматларга күрә, инфраструктурага килгән зыянның күләме 40 миллиард сумнан артык дип бәяләнә. Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде. Су басулар аркасында тагын берничә төбәктә: Курган, Томски, Төмән һәм Кемер өлкәләрендә яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Су басулар Казакъстанда да булды. Язгы ташу Татарстан белән Башкортстанга да килеп җитте. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T11:50:11+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/bashkortstan-deputatlari-yat-agentlar-turindagi-kanunni-kirislatirga-takdim-ita-/32902322.html
Башкортстан депутатлары "ят агентлар" турындагы канунны кырыслатырга тәкъдим итә
Алар кешеләрнең һәм оешмаларның акчалар белән бәйле операцияләре турындагы мәгълүматны юстиция министрлыгының төбәкләрендәге идарәләре дә соратып ала алсын дип тырыша.
Башкортстан Корылтае Русия думасына "ят агентлар" турында яңа канун өлгесе керткән. Аның авторлары Юстиция министрлыгының төбәкләрдәге идарәләренә кешеләрнең һәм оешмаларның акчалар белән бәйле операцияләре турындагы мәгълүматны соратып алу мөмкинлеген бирмәкче. Хәзерге вакытта бары тик федераль юстиция министрлыгы гына шулай эшли ала. Бу хакта Mkset җиткерә. "Кешегә яки оешмага чит йогынты бар дип санау өчен саллы нигезләр булса да, бүгенге көндә чит илдән финанслау булуын ачыклау өчен кораллар җитәрлек түгел. Кредит оешмалары операцияләр, хисаплар һәм кертемнәр турындагы белешмәләрне бары тик Русия юстиция министрына һәм аның урынбасарларына гына бирә. Министрлыкның төбәктәге идарәләрендә мондый мөмкинлек юк. Нәтиҗәдә вакыт сузыла", дип саный Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев. Әле яңарак кына Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный. Канун өлгесендә каралганча, "ят агент"ка акчаларын Русиянең берәр дәүләт банкында ачылган махсус хисапка җибәреп торырга тиешләр. Акча килгәч, банк аның минималь хезмәт хакы күләме кадәр өлешен генә калдырып, калганын автомат рәвештә Русия кеременә күчереп куярга тиеш булачак. "Ят агент" бу таләпләрне үтәмичә акча яки милек ала икән, ул төзегән килешүләрдән кергән бөтен керемне дәүләткә күчерәчәкләр. Күптән түгел Русия думасына китапханәләрдән "ят агентлар"ның китапларын алуны чикләү турында канун өлгесе кертелгән иде. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта китапханәләрдә "ят агентлар"ның китаплары бар. "Шул рәвешле эшчәнлекләре Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән авторлар пропагандалана" диелә документта. Мартта исә Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "кимсетә" торган "ят агентлар"га авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер белдерде. Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла. Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак. Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар. 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T10:31:13+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/mordoviyada-barep-tosherelgan-pilotsiz-ochkichlar-kazanga-ochkan-bulirga-momkin/32902279.html
Мордовиядә бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар Казанга очкан булырга мөмкин
11 апрельгә каршы төндә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Төбәк башлыгы Артем Здунов һава һөҗүменә каршы чаралар ике дронны юк итте дип белдерде. Җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүмат юк.
Кичә, 11 апрельдә Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru басмасына хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов әйткән. Аның сүзләренчә, Украинадан Казанга кадәр юл мордовия аша уза, ә Казан - хәрби сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. Татарстан башкаласында боралаклар җитештерәләр, хәрби училище һәм Украина өчен "кызыклы булган башка күп кенә объектлар бар", ди ул. "Шуңа күрә пилотсыз очкычлар һәдәфләрен Мордовиядә эзләмәгән, алар анда юк ителгән генә, ә үзләре Казанга таба очкан булган", дип белдергән Клупов. Шулай ук ул берникадәр вакыттан соң украин пилотсыз очкычлары Русиянең ерак төбәкләренә кадәр дә барып җитәчәк, хәзер алар 1,5 мең чакрымга кадәр оча ала, дип искәрткән. 11 апрельгә каршы төндә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Төбәк башлыгы Артем Здунов һава һөҗүменә каршы чаралар ике дронны юк итте дип белдерде. Җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүмат юк. 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде. Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды. Шулай ук ул Украина куәт оешмалары республикага игътибарын арттырды дип тә белдерде. Казан түрәләре гадәттән тыш хәлләр булганда шәһәр метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде. Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде. Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде. Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-12T09:41:37+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/balalarning-90-protsenti-urischa-belem-ala/32900239.html
"Балаларның 90 проценты урысча белем ала, гәрчә халыкның яртысы — татар"
Депутатлар милли мәгариф турында борчыла башлады. Алар яңа мәктәпләрдә беренче сыйныфлар арасында татар төркемнәре булмауга зарлана. Бу проблемны хәл итми, аерым татар мәктәбе төзергә кирәк, диюче депутатлар да бар.
9 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар көтмәгәндә милли мәгарифнең юкка чыгып баруы турында ачынып сөйләшеп алды. Баксаң, соңгы елларда төзелгән яңа мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче беренче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә булган, ди алар. Депутатлар монысы да күз буяу өчен генә эшләнүен таныды. Яшел Үзән шәһәрендә татар сыйныфы бөтенләй ачылмаган. Полилингваль укытучы булырга теләүчеләр дә нык кимегән. Депутатлар аерым микрорайонга беркетелмәгән татар мәктәбе ачарга кирәк дип саный. Шулай да Башкортстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Мәскәү мондый мәктәпләр ачуга каршы чыга. "Мәгариф министрлыгы үзен милли мәктәпләр саны белән тынычландыра" Милли мәгариф торышы турында проблемнарны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, президент каршындагы Татар теле һәм туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов күтәрде. Аның ачы зары Дәүләт шурасының комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовның мәгариф торышы турындагы хисабыннан соң яңгырады. Утырышта катнашучылар Әхмәтов 2019-2021 елларда (2023 елгы нәтиҗәләр депутатларга әлегә билгеле түгел булып чыкты) ачылган мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә ди. Казанда яңа мәктәпләрдә оешкан беренче сыйныфлар саны 70 булган һәм татар телендә белем бирүче бары бер сыйныф кына ачылган. Сүз "Салават күпере" микрорайонындагы гимназия турында бара. Чаллыдагы яңа мәктәпләрдә унбер беренче сыйныфның икесе генә татар телендә белем бирә. Мәсәлән, "Адымнар" полилингваль мәктәбендә беренче сыйныфларда бер татар сыйныфы да оештырылмаган. 2022 елда Яшел Үзәннең "Мирный" микрорайонындагы мәктәптә сигез беренче сыйныфлар ачылган, ләкин татар сыйныфы булдырылмаган. Түбән Кама тугыз беренче сыйныфның берсе генә татар телендә белем бирә. Әлмәт "Адымнар" полилингваль мәктәбендә ачылган алты беренче сыйныфның берсе генә татар сыйныфы. Марат Әхмәтов фикеренчә, Мәгариф министрлыгы бу эш белән тиешенчә шөгыльләнми. Марат Әхмәтов — Әйдәгез, бу эшне муниципалитет һәм ата-аналарга гына калдырмыйк, — диде ул. — Мәгариф министрлыгы әлеге мәсьәлә белән актив шөгыльләнергә тиеш. Андрей Иванович, мине хәтта милли мәгарифкә битараф булмаган депутатларның берсе дә сорау бирмәве гаҗәпләндерә. Без кая барабыз? Күрәсең, Әхмәтов Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинны күздә тоткандыр. Соңрак алар да бу сөйләшүгә кушылды. Марат Әхмәтов бүген милли мәгарифне авылларда түгел, шәһәрләрдә булдырырга кирәк дип саный. — Мәгариф министрлыгы үзен милли мәктәпләр саны белән тынычландыра, — дип дәвам итте ул. — Анда 15-30 бала укый. Безнең резерв бу түгел. Авылда эшләп йөрүнең мәгънәсе юк, анда яшьләр калмады. Яшь буын зур шәһәрләрдә һәм шәһәр яннарында яши. Ничек инде шулай эшләргә була? Бездә балаларның 90 проценты урысча белем һәм тәрбия ала, гәрчә республиканың ярты халкы — татарлар. Ахырдан Марат Әхмәтов педагогик кадрлар әзерләү проблемына тукталды. Баксаң, 2023 елда КФУның Филология институты полилингваль укытучыларны әзерләү өчен студентлар җыя алмаган. — Яңа мәктәпләрдә милли компонентны кертү буенча эшне шулай дәвам итсәк, безгә беркемне әзерлисе дә булмаячак, — ди ул. — Моңа игътибар итәргә кирәк. Бу муниципалитет һәм ата-аналар эше генә түгел. Мәгариф министрлыгы җавабы: Районнар белән эшне көчәйтергә кирәк Мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов Әхмәтов тәнкыйтен "кабул итәм", "акланып тормыйм" диде. Иң элек ул кадрлар әзерләү турында сөйләде. Уртада Андрей Поминов, уңда Александр Славутский — Дөресен әйткәндә, без максатчан белем бирү механизмын тулысынча кулланмыйбыз. Анда аерым проблемнар бар. Полилингваль юнәлештә хәлләр әле ярый, анда республика түләп тора, — диде ул. Шуннан соң ничек эшләргә җыенасыз, дигән сорау яңгырады залдан. — Монда муницпаль хакимиятләр белән сыйфатлырак эш алып барырга мөмкин. Әлеге мәсьәләне үз агымына калдырырга кирәкми. Ата-аналар белән дә эшләргә кирәк, чөнки алар баланың кайда ничек укуын хәл итә. — Мехнизм бик начар эшли, — дип кушылды бер депутат. — Механизм бик яхшы эшли, ләкин кире якка, — диде икенче депутат аңа кушылып. "Микрорайонга бәйле булмаган аерым татар мәктәбе кирәк" Бу сөйләшүләргә Казандагы "Адымнар" полилингваль мәктәбе мөдире, депутат Айдар Шәмсетдинов кушылды. Аныңча, милли мәгариф проблемын татар сыйныфы ачып кына хәл итеп булмый. Айдар Шәмсетдинов — Проблем шунда, муниципалитет мәктәпне аерым микрорайонга бәйләп куя икән, зур микрорайонда татар сыйныфын ачып кына проблемны хәл итеп булмый, — диде ул. — Бу номиналь гына булачак. Зур урыс мәктәбендә бу сыйныф эреп юкка чыгачак. Шул рәвешле, "Салават күпере" кебек яңа территорияләрдә ике мәктәп төзергә мөмкин. Аның берсе татар телендә белем бирергә тиеш. Мәсәлән, "Әлиф" кебек микрорайон төзелә, анда моны алдан ук планлаштырырга кирәк. Урыс мәктәбендә татар сыйныфы ачу ул хисап язудан кала бернигә кирәк түгел. Мәктәптә татар телле мохит булдыру өчен аның үз бинасы булырга һәм белем бирү тулысынча татар телендә алып барылырга тиеш. Ркаил Зәйдулла бу чыгышка кушылды. — Тугыз сыйныф урыс телендә, берсе — татар. Күз буя бит инде бу, — диде ул беренче сыйныфлар турында. — Ул татар сыйныфы гына дип атала, анда этник татарлар укыйдыр. Уңнан икенче - Ркаил Зәйдулла Шуннан соң Мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов татар мәктәпләрен аерым микрорайонга беркетмәскә кирәк дип өстәде. Марат Әхмәтов кабат "ата-аналар белән эшләргә кирәк" дип бу җөмләне ике тапкыр кабатлады. Качалов театры баш режиссеры Александр Славутский исә, татар мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын арттырырга чакырды. — Миңа ата-аналар, татар дусларым шалтырата. Алар яһуд мәктәбенә укырга кертүне сорый. Син бит татар дим аларга. Анда белем бирү яхшы ди ул. Бетте-китте. Депутатларның бу турыда сөйләшүе шуның белән тәмамланды. Алар канун өлгесе әзерләү, яңа чаралар күрү турында килешмәде. Башкортстан тәҗрибәсе: Русия хөкүмәте ике тапкыр каршы чыкты Мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую, ягъни белем йорты беренче чиратта әлеге җирлектә яшәүче балаларны кабул итәргә тиеш дигән шарт булу милли мәгариф өчен зур проблемнар тудыра. Бу проблемны ике ел элек Башкортстан ныклап күтәргән иде. Алар Русия думасына канун өлгесе әзерләп тәкъдим иткән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты. Аерым алганда, 2022 елның июнендә Башкортстан Корылтае депутатлары һәм Русия думасына Башкортстаннан сайланган Эльвира Әиткулова Русия думасына канун өлгесе әзерләде. Анда ике төп тәкъдим турында әйтелде. Беренчесе – милли компонентлы мәктәпләрне аерым муниципаль җирлекләргә беркетмәү, ягъни шәһәрнең теләсә-кайсы почмагыннан килеп белем алу хокукы бирү. Шунда ук милли мәктәпләрнең низамнамәсенә укыту теле турында белешмә язуны сорыйлар. Икенче тәкъдим – туган телләрдән һәм туган әдәбияттан БДИ тапшыру хокукы бирү. БУ ТЕМАГА: Татар оешмалары Хәбировтан ниләр сорады 2022 елның октябрендә Русия хөкүмәте канун өлгесен хупламыйча бәяләмә бирде. Аерым алганда, Башкортстан депутатлары тәкъдим иткән "этно-мәдәни юнәлештәге мәгариф програмы" һәм "туган этно-мәдәни мохит" дигән төшенчәләрне хокукый кысаларга сыймый диелде. Урыс телендә булмаган телдә белем алу дәүләт йомгаклау аттестациясен алуда кыенлыклар тудырачак дип өстәлде. Шул сәбәпле, Русия хөкүмәтенә тискәре җавап кайтарды. Соңрак — 2023 елның июлендә Башкортстан Корылтае һәм Эльвира Әиткулова төзәтмәләр кертеп яңа канун өлгесен әзерләде. Башкортстан депутатлары хәтта Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итте. Әлеге хатта депутатлар Украина сугышы шартларында туган телләрне саклау "илне саклау мөмкинлегенә йогынты ясый" торган чара дигән фикерләр дә әйтте. Корылтай Русия хәрбиләре арасында төрле милләт вәкилләре катнашуы, аларның сугыш кырында "төрле телләрдә сөйләшүе нацист украин режмын һәм аларның НАТО блогындагы кураторларын кыен хәлгә куя" дигән "дәлилләр" дә китерде. Русия хөкүмәте моңа карап фикерен үзгәртмәде. 2023 елның июль азагында алар милли мәктәпләргә аерым хокукый статус бирүне кире какты. 2023 елның декабрендә Башкортстан Корылтае канун өлгесен кире алу турында карар юллаган. 2024 елның 15 гыйнварында канун өлгесе әзерләүчеләр — Башкортстан Корылтае һәм Әиткулова ахыр чиктә бу тәкъдимне кире алган. Микрорайонга бәйле булмаган мәктәпнең әһәмияте 2022 елда Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире урынбасары, институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге мөдире Марат Гыйбатдинов Башкортстан депутатлары тәкъдиме милли мәгариф алдында торган ике мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирер иде дип сөйләгән иде. Әмма ул вакытта канунның кабул ителәчәгенә шикләнүен яшермәде. — Бүген милли бакча йә мәктәп шул микрорайонда яшәүче барлык балаларны да кабул итәргә тиеш. Шәһәрдә бер милләт тә аерым укмашып яшәми. Шуңа күрә бу вазгыять милли мәктәпләрнең йөзен югалтуга китерә. Канун өлгесе кабул ителсә, бу проблемны хәл итәргә булышачак. Бүген шундый вазгыять – әгәр дә син яшәү урынына карап татар мәктәбенә киләсең икән, рәсми рәвештә татар телен өйрәнергә тиеш түгел. Мин башка телне сайлыйм дип әйтә аласың. Ә менә бу канун өлгесе нигезендә милли мәктәпләр әлеге системнан бераз читкә китә. Татар йә башкорт мәктәбенә килгән бала бу мәктәпнең телен, програмнарын кабул итәргә риза була дигән сүз. Әгәр дә башка телләрне өйрәнергә теләсә, укучы башка мәктәпкә бара, — дип аңлаткан иде ул Азатлыкка. БУ ТЕМАГА: Русия думасына туган телләрдән БДИ бирү турында канун өлгесе кертелде. Белгечләр моннан ни көтә? 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 1990 еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды. Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде. Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Татарстанда 3194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
татарстан
2024-04-12T00:00:12+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/rusiya-mahkamalare-sugishta-katnashkannarga-hokem-karari-chigarda-barlik-ochraklarning-yartisinnan-artiginda-jazani-yomsharta-/32901343.html
Русия мәхкәмәләре сугышта катнашканнарга хөкем карары чыгарганда җәзаны йомшарта
Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар.
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 1130 русиялене Русиядә хәрби хезмәт белән бәйле булмаган җинаятьләр кылуда гаепләгән. Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозудан алып үтерүгә кадәр бар. Барлык очракларның якынча өчтән икесендә сугышта катнашуларын сәбәп итеп хөкем карарларын йомшартканнар. Моны "Новая газета. Европа" ачыклаган. Басма элекке сугышчыларга хөкем карары күпкә йомшаграк булган, яки алар җаваплылыктан азат ителгән берничә очрак турында яза. Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар. Исерек килеш машина йөрткән хәрбиләрне 80 процент очракта штрафка гына тарталар, ә "гади" кешеләрне бу маддә нигезендә мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр диелә. Наркотиклар алу-сату өчен сугышта катнашканнарның 70 процентына штраф кына бирелә, ә сивил русияләрне моның өчен колонияләргә җибәрәләр. Тикшеренү авторлары әйтүенчә, сугышта катнашкан булса, кабаттан җинаять кылучыларга да җәзаның йомшаграгын бирәләр. 2023 елда сугыш ветераннарына чыгарылган хөкем карарлары - җиде тапкырга арткан, ә гомергә һәм сәламәтлеккә каршы җинаятьләрнең саны - 13 тапкырга. Быел мартта Русиядә контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесе кабул ителде. Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә. 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде. Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде. Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде. 🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-11T17:00:03+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/32901263.html
Дәүләт шурасы кабат режиссер Айдар Җәббаров куйган спектакльдә Тукай образын тикшерүне сорый
Узган ел шагыйрьнең образы кайбер депутатларда ризасызлык уяткан иде.
Режиссер Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" спектаклендә Тукай образын ни кадәр "дөрес" күрсәтелүен белгечләр тикшерәчәк. 9 апрельдә Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мәдәният министрлыгына шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Министрлык ризалык бирде. "Узган ел тамашачыларның зур өлеше Тукай образын төрлечә кабул итте. Хәзер зур спектакльнең премьерасы көтелә. Теләк: белгечләр, эксперт профессионаллар аны карасын әле", диде Әхмәтов. Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова депутатка уңай җавап бирде, ләкин спектакль турында аңлатма бирмәде. 2023 елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Тамашаны режиссер Айдар Җаббаров куйды. Анда Габдулла Тукайның Казанга кайтуы, татар зыялылары белән танышуы күрсәтелә. Шагыйрь образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды. Cпектакльнең өзеген Азатлыкның YouTube каналында да карарга мөмкин. Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Сәхнәгә ул күзлек киеп, таушалган киемнән чыга. Совет әдәбиятында сурәтләнгәнчә таза гәүдәле итеп күрсәтелми. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса. Хәзер Айдар Җаббаров әлеге тамашаны киңәйтеп, "Казанга Тукай кайткан" дигән зур спектакль әзерләде. Пьеса авторы — Резеда Гобәева. Ул Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк. Премьера 2 һәм 3 майда көтелә. 11 апрельдә ике көнгә сатылмый калган бер билет калган. 2023 елның 8 июнендә Дәүләт шурасы сессиясендә КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләде. "Бердәм Русия" депутаты Азат Хамаев "Тукайны төзелеш аяк киеме кигән итеп күрсәткәннәр", дип коммунист фикеренә кушылды. Ул парламентны аерым карар кабул итәргән чакырган иде. Ул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла Җаббаровны яклап чыкты. "Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны күз алдына һәйкәл сыман китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Режиссер Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә Тукайны үзенчә күрер", диде ул. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай образы тудырган сорауларны рәсмиләштереп, хөкүмәткә, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде. Депутатларның әлеге тәнкыйденнән соң яшь режиссер Айдар Җаббаров "Тукайны пөхтә киенгән, таза һәм тук итеп күрсәтсәм, мин режиссер буларак алдаячакмын", дип шәрехләде. Дәүләт, депутатлар сәнгатьчеләр эшенә тыкшынырга тиешме, дигән сорау белән Азатлык белгечләр белән сөйләшкән иде. Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла депутатларның сәнгать әсәрләрен тикшерергә хакы юк дип саный. "Депутатлар үз эшләре белән шөгыльләнсен иде", дип сөйләгән иде ул. Әдәби тәнкыйтьче Нияз Игъламов депутатлар киңәш кенә бирә ала, ләкин күрсәтмә төшсә, бу — цензура булачак диде. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-11T15:13:28+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/gadattan-tish-hallar-bulganda-kazanda-yashauchelar-11-metro-stantsiyaseneng-unisinda-yasherena-alachak/32901194.html
Гадәттән тыш хәлләр булганда Казанда яшәүчеләр 11 метро станциясенең унысында яшеренә алачак
"Әмәт" станциясе җир өстендә урнашкан, шуңа ул качу өчен яраксыз дип табылган.
Гадәттән тыш хәлләр булганда Казан метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы. Бу хакта террорчылыкка карша көрәш комиссиясе утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйткән. Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан. Шәһәрдәге торак йортларда 5,4 мең идән астын тикшергәннәр. Шуларның 2,6 меңе яшеренергә яраклы булып чыккан. Шулай ук качу өчен 36 парковка да бар диелә. Гыйниятуллин әйтүенчә, гадәттән тыш хәл килеп чыкса Казанда яшәүчеләр тирәндә урнашкан биналарда һәм җир астындагы урыннарда: идән асларында, парковкаларда яшеренә ала. Шәһәр халкының 17 процентына яшеренү урыннарында, калганнарга метро станцияләрендә качып торырга мөмкин. 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды. Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип медиа Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржкога сылтама белән язды. Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр. 2023 елның август аенда Чаллыда бомбадан качу урыннары ясалачак диелде. Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде. Шул ук вакытта Уфада "яшеренүчеләрне кабул итү өчен әзерлеге" иң яхшы булган бомбадан качу урынын сайлап алачаклар. Бәйге 20 майга кадәр барачак. Яшеренү урыннарын махсус комиссия тикшерәчәк. Аларны өч төргә бүлеп бәя бирәчәкләр: 150 кеше сыйдырышлы, 150дән-600 кешегә кадәр һәм 600дән күбрәк кеше сыйдырышлы объектлар карала. Шул ук вакытта мэрия шәһәрдә бомба һөҗүменнән саклану өчен ничә яшеренү урыны барлыгын әйтми, моны яшерен мәгълүмат ди. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-11T14:33:56+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/ufa-yuristi-bashkortstanda-balig-bulmagan-balani-kanunsiz-ezarleklaulare-ochen-jinayat-eshe-achuni-soriy-/32901105.html
Уфа юристы Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре өчен җинаять эше ачуны сорый
Юрист әйтүенчә, гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм гаделсез хөкем карары чыгару "дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра". 
Уфа юристы Виталий Буркин Русия баш прокуроры Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә гариза язган. Ул Уфада балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре уңаеннан җинаять эше ачуны сорый. Бу хакта "Аспекты" хәбәр итә. Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде. 8 сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган. Нәтиҗәдә бала ике елдан артык тикшерү изоляторында утырган. "Башкортстан Югары мәхкәмәсенең җинаять эшләре мәхкәмә коллегиясе бары тик 2024 елның 3 апрелендә генә җинаять эзәрлекләвен туктату карары кабул иткән, аның гамәлләрендә җинаять табылмаган", дип яза гаризасында Виталий Буркин. Юрист әйтүенчә, гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм гаделсез хөкем карары чыгару "дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра". Ул бу уңайдан җинаять эше ачуларын сорый. Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән иде. "Мин тикшерүчегә миңа 15 яшь дип баштан ук әйткән идем. Бернинди җавап булмады", дип белдергән ул журналистларга. Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый. "Баланы канунсыз эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр, һәм нәтиҗәдә ул шундый яшь килеш рухи газаплар, борчулар, психологик яра кичерергә мәҗбүр була", дип фикер белдергән иде малайның адвокаты Айгөл Лесина. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-11T13:26:26+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/ufaning-zinino-avilinda-yashauche-ir-bua-yanindagi-damba-jimerelerga-momkin-dip-habirovka-morajagat-itkan/32901001.html
Уфаның Зинино авылында яшәүче ир буа янындагы дамба җимерелергә мөмкин дип Хәбировка мөрәҗәгать иткән
Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән булган. "Хәзерге вакытта бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә.  Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула". Корылма җимерелсен өчен бөтен шартлар бар ди ул.
Уфаның Октябрь районы Зинино авылында яшәүче Артур Ханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать язган. Ул авылдагы буа янында дамба җимерелергә мөмкин дип кисәтә. Хатта әйтелгәнчә, дамбадан зур йөк машиналары йөреп тора, ә әгәр дә ул җимерелсә, тимер юлга да куркыныч яный. Бу хакта "Аспекты" җиткерә. Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән булган. Соңрак буадан астарак Транссебер магистраленең тимер юлы салынган. "Хәзерге вакытта кисәтүче юл билгеләре куелган булса да, бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә. Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула". Хәзер дамбадан аска таба үтәли су ага ди ул. Хат авторы әйтүенчә, дамба җимерелсен өчен бөтен шартлар да бар һәм дистәләгән мең шакмак метр су агып чыгарга, тимер юл күтәртмәсенә бәрергә, магистраль өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Артур Ханов моңарчы мондый хатны Уфа мэрына да җибәрдем, тик аңа җавап булмады ди. Ул Хәбировтан "шәһәр хакимиятләрен хатта язылган фактларны тикшерү өчен комиссия төзергә мәҗбүр итүне" сорый, йөк машиналарын дамбага үткәрмәскә куша. Күптән түгел су ташкыны аркасында Оренбур өлкәсендәге Орскида дамба җимерелде. Соңгы мәгълүматларга күрә, инфраструктурага килгән зыянның күләме 21 миллиард сум дип бәяләнә. Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-11T12:54:39+03:00
__label__tat_Cyrl
https://www.azatliq.org/a/rusiya-maktaplarenda-ukuchilarga-tarih-daresenda-sovet-berlegendage-alaklau-gadaten-oyranerga-takdim-italar-/32900211.html
Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге "әләкләү гадәтен" өйрәнергә тәкъдим итәләр
Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванков фикеренчә, хәзерге вакытта кайбер шәхесләр башка кешеләр өстеннән әләк язып популярлык казана. "Абсурд очраклар да ешайды, кешеләрне дөрес төстә кием кимәгән өчен дә әләклиләр. Һәр ел саен мондый очраклар арта гына", дигән ул.
Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге әләкләрне өйрәтергә тәкъдим итәләр. Русия думасында яшьләргә әләкләүнең зыяны турында аңлату кирәк, бу җәмгыятьтә курку һәм шикләнүләр таралуга каршы көрәшергә булышачак дип саныйлар. Бу хакта ТАСС яза. Дума рәисе урынбасары Владислав Даванков Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка хат юллаган. Ул узган гасырның 30нчы елларын искә ала, "әләкләүләр гадәте" белән бәйле актуаль проблемнар турында сөйли. Аның фикеренчә, тарих дәресе курсларына киңкүләм әләкләрнең ил тормышы тарихында нинди проблемнарга китерүе турында бүлекләр өстәргә кирәк. "Егерменче гасырның утызынчы елларында киңкүләм әләкләр сәяси контроль системының һәм Совет берлегенең репрессив сәясәтенең бер өлеше булган һәм җәмгыятьтә курку, шикләнүләр тараткан. Тарихчылар бәяләмәсенә күрә, бу чорда кешеләр үз фикерләрен әйтергә яки канәгатьсезлек белдерергә курка башлаган, чөнки үзләре өстеннән әләк язарлар дип сагайган", дип яза ул. Депутат ул чорда кешеләр бер-берсен сатлыкҗанлыкта шикләнә башлаган, бу аларның гаиләләрендә, дуслары һәм хезмәттәшләре арасында мөнәсәбәтләрне какшаткан дип искәртә. "Әләкләрнең күбесе ялган булган һәм алар шәхси, нәфесле максатлар белән язылган. Бу гаделсез тоткарлауларга, гаепсез кешеләрне эзәрлекләүгә китергән", дип яза ул. Даванков фикеренчә хәзерге вакытта кайбер шәхесләр башка кешеләр өстеннән әләк язып популярлык казана. "Абсурд очраклар да ешайды, кешеләрне дөрес төстә кием кимәгән өчен дә әләклиләр. Һәр ел саен мондый очраклар арта гына", дигән ул. Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса. Күптән түгел Азатлык Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәрнең сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнүен язды. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен Фазыл Вәлиәхмәтов өстеннән әләк язылган, шуның нигезендә административ эш ачылган. Аңа 30 мең сум штраф салдылар. Башкортстанда да әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган. 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма. 🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
azatliq
mass_media
яңалыклар
2024-04-11T11:56:04+03:00
__label__tat_Cyrl
End of preview.